Лениногорск суды юл-транспорт һәлакәте чыгарып, авария урыныннан китеп баручыны хөкем итте
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск суды юл-транспорт һәлакәте чыгарып, авария урыныннан китеп баручыны хөкем итте

Суд булды.

Лениногорск 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан юл-транспорт һәлакәтендә катнашучы зат тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозып, юл-транспорт һәлакәте урыныннан киткән ир-атка карата административ хокук бозу эше каралды .
Эш материалларыннан күренгәнчә, 2026 елның октябрь ахырында әлеге гражданин җәяүлене бәрдергән, юл-транспорт һәлакәтендә катнашучы зат буларак,  йөртүче бурычларын үтәмәгән, юл-транспорт һәлакәте урыныннан китеп барган.

Суд утырышында әлеге гражданин гаебен тулысынча таныган. Эшнең хәлләрен, җәлеп ителүче затның шәхесен исәпкә алып, суд аны РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.27 маддәсе, 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартты, аңа бер елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән. Карар законлы көченә кермәгән һәм Лениногорск шәһәр судына апелляция тәртибендә шикаять бирелергә мөмкин.

 

 


Нет комментариев