Сыйфат билгесе иле девизы белән.
Лениногорск районында Сыйфат атнасы кысаларында чаралар узды. Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре: Венера Шәрәфетдинова, Наталья Платонова һәм Лениногорск районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге әйдәп баручы белгече Мария Нурулина эшмәкәрләрнең һәм гражданнарның хокукый белемен арттыруга юнәлдерелгән очрашулар үткәрделәр.
Сыр ясау цехына визит
Тимәш авылында узган чара барышында белгечләр үзмәшгуль Лилия Латыйпованың сыр ясау цехында булдылар. 2021 елда старт алган проект бүгенге көндә үз маркалары белән 14 төрле сыр чыгара. Барлык продукция ясалма кушылмаларсыз табигый сөттән җитештерелә. Җитештерүче ачыклыкка аерым игътибар бирә: төргәктә "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы законның 10 нчы маддәсе нигезендә тулы состав күрсәтелә.
"Лилия Латыйпованың эше – үзмәшгульнең законнарны төгәл үтәп, уңышлы бизнес алып барырга мөмкин булуының яхшы мисалы, — дип билгеләп үтте белгеч Наталья Платонова.
Авылда хокукый ярдәм
Ивановка авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү булды. Халык маркетплейсларда сатып алулар белән бәйле сораулар бирде. Аеруча зур кызыксыну уяткан тема — дистанцион рәвештә сатып алынган тиешле сыйфатлы товарны кире кайтару. Белгечләр гамәлләр алгоритмын адымлап аңлаттылар: дәгъваны ничек грамоталы итеп язарга, нинди документлар теркәргә һәм сатучы таләпләрне нинди срокларда канәгатьләндерергә тиеш. Очрашу нәтиҗәләре буенча барлык катнашучыларга мәгълүмат белешмәлекләре таратылды.
Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Венера Шәрәфетдинова Ивановка авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Закирова белән аерым очрашу үткәрде. Игътибар үзәгендә коррупциягә каршы законнарның төп нормалары, муниципаль дәрәҗәдәге хокук бозуларны профилактикалау булды.
Укучылар өчен лекция
Ивановка авылы мәктәбендә 1–9 сыйныф укучылары өчен лекция узды. Укучылар сыйфатсыз аяк киемен кире кайтару, үзмәшгульләр белән эшләгәндә кулланучылар хокуклары һәм маркетплейсларда сатып алулар темаларына актив кызыксыну күрсәттеләр. Белгечләр аңлатканча, үзмәшгульләр кулланучылар хокукларын юридик затлар белән беррәттән үтәргә тиеш, ә маркетплейсларда сатып алу вакытында сатучы булып платформа да, конкрет тәэмин итүче дә чыга ала. Укучыларга ел саен уздырыла торган Кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиада турында сөйләделәр һәм анда катнашырга киңәш иттеләр.
Сәүдә нокталарында эш
Соңыннан белгечләр районның сәүдә нокталарында булды. Кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар арасында "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы закон нормаларын, товарлар сату кагыйдәләрен һәм дәгъвалар белән эшләүне үтәү буенча аңлату эшләре алып бардылар. Барлык катнашучыларга практик киңәшләр һәм күзәтчелек ведомстволарының контактлары булган белешмәлекләр тапшырылды.
- Сыйфат атнасы девизы: "Россия — сыйфат билгесе иле" аңлату эшен һәм җирле җитештерүчеләргә ярдәмне берләштерүнең мөһимлеген ассызыклый.
Нет комментариев