Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Районда уҗым культуралары торышы ни хәлдә?

Урамда салкын һава торышы тора, шуңа да карамастан, район кырларында көзге бөртекле культураларны саклау буенча эш алып барыла.


Кышкы чорда «Россельхозцентр»ның Лениногорск районы белгечләре хуҗалыклар кырларына чыгып,  тикшерүләр, мониторинг алып баралар.
Районда барлыгы 12 мең 666 гектарда уҗым культуралары чәчеп калдырылган. Шуның 12 мең 10 гектарында – уҗым бодае, 656 гектарда – арыш. Бүгенге көндә Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге белгечләре уҗым культураларының 4 мең 770 гектары – яхшы хәлдә дип бәяли. 6 мең 900 гектардан артык уҗымнарның торышы канәгатьләнерлек дип билгеләнә. 890 гектардан артык мәйдандагы уҗым культуралары – начар хәлдә.

Күптән түгел белгечләр райондагы уҗым бодаена тикшерү үткәрделәр. “Сатурн-Урал” хуҗалыгының Иске Куак бүлекчәсендәге “Дарина” сортлы уҗым бодае 15 августта чәчелгән. Кар катламының биеклеге 25 сантиметр тәшкил итә, кыр тулысынча кар белән капланган, боз катламы юк. Уҗым культуралары исәнме-юкмы икәнен белү өчен аларны махсус эретмә белән тикшерәләр. Нәтиҗәдә, үсемлекләрнең һәлак булуы 2 процент тәшкил итә.

“Август-Лениногорск” җәмгыятендә уҗымнарны махсус лабораториядә шикәр күләменә дә тикшерделәр. Лаборатория  тикшерүендә уҗым бодае  кышлау өчен җитәрлек күләмдә шикәр күләме җыйган, дигән нәтиҗә ясалган ( төрле урыннарда шикәрнең масса өлеше 21 проценттан 30,8 процентка кадәр була).

-    Көзен туфракта дым җитмәү күзәтелде, шунлыктан уҗымнарны гадәттәге вакыттан бераз соңрак чәчтек. Яңгырлар явуга ук көзге чәчүгә керештек. Шикәр күләменең масса өлеше буенча алынган анализ нәтиҗәсе 2021 елгы һава шартлары өчен яхшы дип санала. Декабрьдә, салкыннар алдыннан, кар яуды һәм уҗым бодайлары кар юрганы астында калды. Хәзерге вакытта кар катламының биеклеге 15-25 сантиметр тәшкил итә, уҗымнарга салкыннар янамый, - ди җәмгыятьнең агрономы Илнур Садыйков.
“Август-Лениногорск” аграр предприятиесендә уҗым бодае 7 мең 400 гектардан артык мәйданда чәчелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев