Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Районда язгы кыр эшләре дәвам итә

Быел район басу-кырларында 35 мең 583 гектарда чәчүне башкарып чыгасы бар.

 

Районда иң беренчеләрдән булып язгы чәчүне “Маркс” хуҗалыгы хезмәтчәннәре башлаганын хәбәр иткән идек. Шулай ук башка хуҗалыклар да чәчүгә әкренләп кереште.

Авыл хуҗалыгы идарәсенннән алынган мәгълүматка караганда, 16 апрель көненә басу-кырларга “Ленин”, “Ганиев И. М.” аграр хуҗалыклары чыккан.

Язгы чәчү 610 гектарда башкарылган. Гомумән алганда, районда быел 35 мең гектардан артык мәйданда язгы чәчүне башкарып чыгасы бар.Язгы бөртеклеләр – 100 гектарда, арпа – 50 гектарда, солы – 50 гектарда чәчелгән.

Шул ук вакытта көтүлекләр өчен берьеллык үләннәр һәм азык катнашмасы чәчелә.

Язгы чорда бер эш икенчесе белән бергә алып барыла. Шунлыктан хезмәтчәннәрдән  тырышлык, техниканың төзек булуы, хуҗалык җитәкчеләреннән эшне оештыра белү сорала.  16 апрель мәгълүматы буенча, күпьеллык үләннәр – 4 мең 200 гектарда, уҗымнар 10 мең 400 гектарда тукландырылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев