Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Районның аграр хуҗалыгында бозауларга пастеризацияләнгән сөт эчерәләр

Районда Сережкино авылындагы терлекчелек комплексының бозаулар тудыру һәм яшь бозаулар бүлегенә реконструкция ясалды.


“Август-Лениногорск” аграр җәмгыяте Яңа Сережкино авылында терлекчелек комплексларында эш алып бара. 150 башка исәпләнгән бозаулар тудыру һәм яшь бозаулар бүлегенә реконструкция ясалгач, пастеризатор һәм суыткыч куйдылар.

Хәзер ферма эшчеләре яңа туган бозауларга пастеризацияләнгән сөт эчерә, бу үз чиратында яшь малның артымына файда китерә.

Реконструкция вакытында башка технологияләр дә кертелде. Әйтик, азык рәшәткәләре (хедлок) куелды, бу ветеринарларның эшен җиңеләйтте.

Универсаль савым станцияләре ясалды, яңа туган бозауларны аерым читлекләрдә тоту оештырылды.
Хәзер реконструкцияләнгән корпуста 30 буаз сыер, 12 яңа бозаулаган сыер һәм 50 бозау үсә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев