Районның Ялтау терлекчелек фермасында голштин токымлы бозаулар туды
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Районның Ялтау терлекчелек фермасында голштин токымлы бозаулар туды

Бозаулар фотосына күз тимәсен дип карагыз.

Менә шундый бозаулар районыбызның Ялтау авылындагы терлекчелек фермасында туган. Болар - март аенда  Германиядән кайтарылган  голштин-фриз токымлы таналарның бозаулары.

 Әлеге таналарның хәзер бозаулый торган чаклары. 130 баш голштин бозаулаган инде. Беренче тапкыр бозаулаган сыерларның уртача тәүлеклек савымы - 30-40 литр тәшкил итә.

Дөньяның төрле илләрендә сөтчелек белән иң уңышлы шөгыльләнүче фермалар голштин-фриз токымына өстенлек бирә.

 

 


Нет комментариев