Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Районыбыз басу-кырларыннан күпме икмәк уңышы алынды?

Безнең авыл хуҗалыгы тармагы ничек көн күрә? Эш нәтиҗәләре ничек?


Таулы, үзенчәлекле табигать рельефында урнашкан Лениногорск төбәгендә авыл хуҗалыгы эшләре алып бару җиңелләрдән бирелмәсә дә, игенчеләр икмәк үстерә, терлекчеләр ит-сөт продукцияләре җитештерә.

Быел икмәкле ел булды, моңа һава торышы да теләктәшлек итте һәм хуҗалыкларның тырыш хезмәт нәтиҗәсе дә булды. Игенчеләр кыска гына вакыт аралыгында кырдан икмәкне җыеп алдылар. Районыбыз басу-кырларыннан 108 мең 500 тонна бөртеклеләр җыеп алынды. Уңыш бер гектардан якынча 29 центнер тәшкил итте, уңыш узган елгы күрсәткечтән 3,9 центнерга артык. 

Мул уңыш көзге арыш, көзге бодай, арпа кебек культуралардан алынды, әлеге культуралар чәчүлек мәйданнарының төп күрсәткече булып тора.

Безнең кырларда техник культуралардан рапс һәм көнбагыш игелә. Авыл хуҗалыгы белгечләре көнбагышның мул уңышына өметләнә, бүгенге көндә аны җыю бара, әлегә бер гектардан 21 центнер уңыш чыга.

Начар орлыктан мул уңыш алып булмаганлыгын белеп, быел хуҗалыклар бөртекле культураларның сортларын яңарту буенча эш алып бардылар: 1 мең 500 тонна элиталы орлык алынган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев