Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Рәгать Хөсәенов Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлый

Сезне чын күңелдән Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көне белән котлыйм.


Әлеге көн - үзенең туган җирен сөйгән, аның чәчәк атуы өчен бөтен көчен бирүчеләрне берләштерә торган бәйрәм. Авыл хезмәтчәннәренең югары һөнәри осталыгы, үз эшенә бирелгәнлеге, энтузиазм һәм хезмәт сөю кебек сыйфатлары куелган максатларга, югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирә.  Сезнең белән бергә тынгысыз һәм көйле эшебез нәтиҗәсендә районда мул уңыш үстерелде һәм җыеп алынды.

Безнең Лениногорск районында авыл хуҗалыгы үсешенә зур игътибар бирелә: эш башлаучы фермерларга ярдәм итүдә программа эшли, авыл хуҗалыгындагы җирләрнең уңдырышлыгын саклау буенча эш алып барыла.

Авыл хуҗалыгы тармагының ветераннарына олы рәхмәт сүзләре белдерәбез. Сез үз һөнәрегезгә тугры калып, армый-талмый хезмәт иттегез, үз тәҗрибәгезне киләчәк буынга тапшырдыгыз.

Хөрмәтле кырларда һәм фермаларда хезмәт куючылар, эшкәртү предприятиеләре хезмәткәрләре! Сезгә җиңел булмаган, әмма игелекле хезмәтегез өчен ихластан рәхмәт сүзләрен белдереп, барыгызга да сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, гаиләләрегездә иминлек һәм яңа хезмәт җиңүләре телим.

Рәгать Хөсәенов, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев