Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Россиядә бәрәңге, суган һәм помидор бәясе төшкән

30 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр вакытта Россиядә кыяр бәясе өч атна дәвамында төшкәннән соң кабат арта башлаган. 12 атна берөзлексез бәясе арткан бәрәңге арзаная башлаган.

РИА новости Росстат мәгълүматларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, хисап чорында яшелчә продукциясенә бәяләр уртача 0,3 процентка арткан. Аерым алганда, кәбестә 4,82 процентка, кишер 0,63 процентка, кыяр 4,92 процентка арткан. Бәрәңге 0,17 процентка арзанайган. Соңгы вакытта аның бәясе август ахырында сентябрь башында төшкән булган.

Хисап атнасында суган (0,71 процентка), помидор (3,38), алма (0,24) арзанайган.

Мэгьлумат https://vatantat.ru/2021/12/69931/ сайтыннан алынды

https://pixabay.com/ru/photos фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев