Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Рөстәм Миңнеханов: Авыл хуҗалыгы идарәсе – аграр тармакта иң мөһим звено

Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, «Казан Экспо» күргәзмә комплексы территориясендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре хезмәткәрләренә автомобильләр тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

 

Ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышының бер өлеше булды.

«Бүген без 2020 елга республика агросәнәгать комплексы эшенә йомгак ясыйбыз, быелгы елга бурычлар куябыз. Авыл хуҗалыгы идарәсе - агросәнәгать комплексы структурасында мөһим звено. Татарстанда төрле милек формасындагы 5 меңнән артык авыл хуҗалыгы оешмалары һәм 468 мең шәхси хуҗалык исәпләнә. Бу бик зур ресурс, ул системалы рәвештә эшләргә тиеш. Монда авыл хуҗалыгы идарәләренең роле зур», - диде  Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты үз чыгышында төбәк аграрийларына коронавирус пандемиясе шартларында 2020 елда башкарылган зур эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук авыл хуҗалыгы идарәләре хезмәткәрләренең эше мобильлек таләп итә һәм яңа машиналар аларның нәтиҗәлелегенә ярдәм итәчәк, дип искәртте.

Район авыл хуҗалыгы идарәләре барлыгы 43 автомобиль алды. Безнең Лениногорск районы авыл хуҗалыгы идарәсе  яңа машинага ия булды.

https://president.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1925050.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев