Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

"Сатурн-Урал" хуҗалыгы бөртеклеләрнең яңа сортлары белән эшли

Билгеле булганча, "Сатурн-Урал" хуҗалыгы орлык җитештерү белән шөгыльләнә. Биредә махсус бүлеп куелган участокларда эксперимент рәвешендә бөртекле культураларның яңа сортлары үстерелә.

 

 Бу мәйданчыкта уҗым бодаеның 12 сорты, язгы бодайның 22 сорты һәм арпаның 9 сорты  урнашкан.  Моннан тыш химик һәм биологик препаратларны кулланып, аларның культураларга тәэсир итү нәтиҗәләре дә тикшерелә. Барлыгы әлеге кырда 73 участок тәкъдим ителгән.

Аграр предприятие уҗым бодае чәчү мәйданнарын ел саен арттырып тора һәм 2021 елның уңышы өчен 3 мең гектарга якын мәйданда чәчәргә планлаштыралар. Бүгенге көндә хуҗалык уҗым бодаеның дүрт сортын үстерә. Татарстан галимнәре тарафыннан чыгарылган “Казанский 560” сорты беренче суктыруда ук яхшы уңыш биргән, гектарыннан 42 центнер  уңыш чыккан.

 

Фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев