Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

"Сатурн-Урал"да эшләгәнне күрә беләләр

"Сатурн-Урал" хуҗалыгы (Сарабиккол) кырларында иске, күптәнге комбайннарны күрмәссең дә. Чөнки алты "кыр корабы"ның барысы да соңгы елларда гына алынган. Аларда тырыш игенче-механизаторлар көч куя. Хуҗалык алдында быелгы уракта 3 мең 900 гектардан артык мәйданнан бөртеклеләрне суктырып алу бурычы тора. Биредә уракта катнашучыларга кадер-хөрмәт тә күрсәтелә. Мәсәлән, үткән атнада, район башлыгы...

"Сатурн-Урал" хуҗалыгы (Сарабиккол) кырларында иске, күптәнге комбайннарны күрмәссең дә. Чөнки алты "кыр корабы"ның барысы да соңгы елларда гына алынган.

Аларда тырыш игенче-механизаторлар көч куя. Хуҗалык алдында быелгы уракта 3 мең 900 гектардан артык мәйданнан бөртеклеләрне суктырып алу бурычы тора. Биредә уракта катнашучыларга кадер-хөрмәт тә күрсәтелә. Мәсәлән, үткән атнада, район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашында, алдынгы игенче-механизаторларга кырга барып, акчалата бүләк тапшырдылар.

Хуҗалык җитәкчесе Зөлфирә Төхвәтуллина кулыннан комбайнчылар: Ильяс Мусин, Атлас Маһиҗанов, шофер Фәнил Бәкеров эшләгән хезмәтләре өчен премия алдылар. Узган елда күчмә байрак тапшырганда, район премиясе белән бергә хуҗалык үзе дә алдынгыларын бүләкләгән иде. Быел да бу традицияне башлады.

Кем белә, бәлки киләчәктә "Сатурн-Урал"ның комбайнчылары күчмә байракка лаек булыр. Эш акчада гына да түгел бит: иң мөһиме - хезмәт кешесен күрә белү, эшкә карата кызыксындыру чарасы табу.

Кырда эшләүчеләргә уңышлы гына эшләп, исән-имин өйгә кайтуларын теләделәр. Аннан соң агитбригада артистлары алар өчен концерт куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: СатурнУрал Лениногорск лениногорск сатурнурал

2
X