Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

“Сатурн-Урал”да язгы кыр эшләренә багышланган семинар

«Сатурн-Урал» хуҗалыгы чәчү мәйданнарының зурлыгы буенча районда икенче урынны алып тора. Биредә 7 мең 600 гектардан артык сөрү җире бар. Тиздән аграр предприятиегә орлык агулау буенча яңа машина кайтачак. Бу хакта хуҗалыкта язгы кыр эшләренә багышланган семинарда сөйләштеләр. Быел районда 36 мең 400 гектарда бөртеклеләр чәчеләчәк. Һава торышы уңай торып,...

«Сатурн-Урал» хуҗалыгы чәчү мәйданнарының зурлыгы буенча районда икенче урынны алып тора. Биредә 7 мең 600 гектардан артык сөрү җире бар. Тиздән аграр предприятиегә орлык агулау буенча яңа машина кайтачак. Бу хакта хуҗалыкта язгы кыр эшләренә багышланган семинарда сөйләштеләр.


Быел районда 36 мең 400 гектарда бөртеклеләр чәчеләчәк. Һава торышы уңай торып, көннәр җылытып җибәрсә, 15 апрельдә кыр эшләренә керешергә уйлыйлар. Шунлыктан чәчүдә катнашачак техниканы тагын бер кат карап, минераль ашламаларны булдырып, кыр эшләрен кыска срокта һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу бурычын куйды авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәймарданов.
Семинарга килүче хуҗалык җитәкчеләре, агроном, инженерлар «Сатурн-Урал» хуҗалыгының машина-трактор паркы территориясендә куелган агрегатлар белән танышты. Алар буялган, майланган, аерым рәтләрдә урын алган, шунда ук номеры, җаваплы кешесе язылган. Тырма, культивация, чәчү агрегатларын көйләү тәртибе, нинди агротехник таләпләр куелуы белән авыл хуҗалыгы идарәсеннән Ренат Мостафин таныштырды.
Теманың дәвамын "Заман сулышы" газетының №24, 2015 ел газетыннан укый аласыз.
Розалия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Семинар