Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Сөтне минималь сатып алу бәясен ай саен Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы тәкъдим итәчәк

Сөткә бәяләр мониторингы шәхси хуҗалыкларга һәм гаилә фермаларына ярдәм йөзеннән кирәк. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сөткә ай саен минималь сатып алу бәясен тәкъдим итәчәк. Сөт бәяләре атна саен мониторглана һәм ул шәхси хуҗалыкларга һәм гаилә фермаларына ярдәм күрсәтү максатыннан эшләнә. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы...

Сөткә бәяләр мониторингы шәхси хуҗалыкларга һәм гаилә фермаларына ярдәм йөзеннән кирәк.


Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сөткә ай саен минималь сатып алу бәясен тәкъдим итәчәк. Сөт бәяләре атна саен мониторглана һәм ул шәхси хуҗалыкларга һәм гаилә фермаларына ярдәм күрсәтү максатыннан эшләнә. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.

Ноябрь аенда югары сортлы сөтнең 1 килограммына бәя (өстәмә кыйммәткә салымны исәпкә алмыйча) 24 сумнан, беренче сортлы сөткә - 22 сумнан, халыктан сатып алынучы сөткә 20 сумнан ким булырга тиеш түгел дип билгеләнгән. Халыктан сатып алынучы сөтнең уртача бәясе октябрь ае белән чагыштырганда 2 сум 84 тиенгә арткан.

Сөткә иң югары бәя Аксубай районында килограммына 22 сумнан түләнә. Шул ук вакытта чималны 19 сумнан азракка сатып алучы районнар бар. Мәсәлән, Ютазы районында - 17, Алабуга , Зәй, Лениногорск, Түбән Кама районнарында - 18 әр сумнан, Апаста 18 сум 50 тиеннән түлиләр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сөт бәясе сөтне сатып алу