Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Студентларга практика уздырган авыл хуҗалыгы оешмаларына компенсация түләнә

Белгечләрне укыткан өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләренә компенсация бирелә һәм студентларга практика уздырган өчен чыгымнарның бер өлеше кайтарыла. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

 

24 июньдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасын халыкны эш белән тәэмин итүгә булышу өлешендә гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды, ул авыл хуҗалыгы министры урынбасары Оксана Лут рәислегендә барды.

Оксана Лут 31 майда Россия Хөкүмәте «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын кабул итүен әйтте. Программадагы «Халыкны эш белән тәэмин итүгә булышу» блогы предприятиедән түләүле укучы студент өчен эш бирүченең чыгымын 30 процент субсидияләүне, студент практика уза торган предприятиегә чыгымның 30 проценты кайтаруны күздә тота.

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/27/188870/

http://maydan.tatar/studentlarga-praktika-uzdyrgan-avyl-xujalygy-oeshmalaryna-kompensaciya-tulene/

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев