Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Сыерларда сирәк очрый торган авыру таралу сәбәпле, Татарстанның 30га якын авылында карантин кертелде

Татарстан авылларына малда сирәк очрый торган бик хәтәр йогышлы авыру – төенле дерматит авыруы килеп чыгу аркасында карантин кертелгән.

 

“Мөгезле эре терлекнең йогышлы төенле дерматиттан авыруы сәбәпле чир куркынычы янаган территорияләрдә чикләү чараларын (карантин) билгеләргә”, – диелә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указында.

Сарман районы Югары Чыршылы авылында 2 шәхси хуҗалыкта чир табылган. Шуңа күрә әлеге авылдан 10 чакрым радиуста урнашкан 28 авылга чир куркынычы янау сәбәпле карантин кертелгән.

Карантинлы зонага төенле дерматиттан прививка ясатылмаган мал кертү тыела. Бары тик сую өчен генә малны чыгару рөхсәт ителә. Шулай ук малларга бәйле ярминкәләр, күргәзмә һәм башка чаралар үткәрү тыела.

Төенле дерматит – сыерларда һәм башка төрле имезүче вак хайваннарда очрый торган хәтәр йогышлы авыру. Вирус кешегә янамый. Россиядә бу чирнең 2015 елдан бирле ачыкланганы булмаган. 2018 елда Көньяк Осетиядә, Самара һәм Курган өлкәләрендә чир очраклары теркәлгән.

"ВТ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев