Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татар атларын үрчетүгә республика хуҗалыкларына 5 млн. сум акча бүленә

Республика авыл хуҗалыгы оешмаларында татар токымыннан булган атларны үрчетү өчен 2020 елга бияләр сатып алуга субсидияләр каралган, аларның гомуми күләме 5 млн. сум булачак.

Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә хәбәр итте.

Искәртеп  узабыз, 2019 елның  6 февралендә  саклана  торган селекция  казанышларының дәүләт реестрында “Татар” токымлы  атларга  патент теркәлде.   Бу атларның җиде-сигез сәгать дәвамында туктаусыз хәрәкәт итеп, көненә 100-120 чакрымга кадәр ара узарлык  феноменаль чыдамлыкка ия  булуын   Россия  иппология  фәне дә  билгеләп  үтә, алар  шулай  ук  югары үрчемле, салкынга һәм эссегә чыдам. 

Бу  хакта Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәмендә  татар  телендә  чыккан «Татар атлары» китабыннан  да  күп нәрсә  белергә  мөмкин.  Бу  китапта    татар  атларының  төп  токым билгеләре - экстерьер, масть, аларның  гәүдә төзелеше, продуктив  сыйфатлары һәм аларның  чыдамлыгы  бик  матур  һәм җентекле  итеп тасвирланган.

Татар  атларының  танылып  өлгерүләрен  дә  әйтеп  китәргә  кирәк:  алар    хәтта  кинога  да  төшеп өлгерделәр.  “Зәләйха  күзләрен  ача”  дигән   фильмда төп  герой   Кремльгә нәкъ  менә  татар  атларында  килә.    

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев