Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстан фермерлары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз терлекләрен 50% дәүләт ярдәме белән иминиятләштерә ала

Татарстан фермерлары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз терлекләрен дәүләт ярдәме белән иминиятләштерә ала. Әлеге чара Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан иминият премияләренең 50 процентын компенсацияләүдән гыйбарәт. Бу турыда министрлык хәбәр итте.

 

2020 елда иминият компанияләре тарафыннан Татарстан Республикасы буенча дәүләт ярдәме шартларында авыл хуҗалыгы хайваннарын иминләштерү буенча 5 шартнамә төзелгән. Иминләштерүчеләрнең күбесе — зур кошчылык һәм дуңгызчылык сәнәгать предприятиеләре. Гамәлдәге шартнамәләр буенча кош-кортның 44 проценты иминиятләштерелгән һәм дуңгызчылыкта — 24 проценттан артыгы.

Иминият килешүләре буенча гомуми иминият суммасы 1,0 млрд сумнан артык тәшкил итә, җыелган кертемнәр күләме — 11,5 млн сум. Алар буенча 4,9 млн сум субсидия бирелгән.

2020 елда терлекчелек тармагында дәүләт ярдәме белән агроиминләштерү базарына 2 иминият компаниясе — «РСХБ-Страхование»  һәм «СК «Согласие»  чыкты.

260-ФЗ номерлы Федераль законның 4 статьясы нигезендә авыл хуҗалыгы хайваннарына карата авыл хуҗалыгы иминләштерүе шартнамәсе түбәндәгечә төзелә:

    Россия Федерациясе субъектында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең бер яки берничә төрдәге барлык авыл хуҗалыгы хайваннарына карата.
    бер елдан да ким булмаган вакытка.

Иминият очраклары: хайваннарда була торган йогышлы авырулар (РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2013 елның 24 июнендәге 242 номерлы боерыгы белән расланган исемлек нигезендә, анда 62 авыру күрсәтелгән), күпләп агулану - агулы үләннәр яки матдәләр, шул исәптән азык белән кинәт агулану, табигый бәла-казалар (яшен сугу, җир тетрәү, тузан бураны, давыллы җил, көчле буран, кар бураны, су басу, җимерелү, кар ишелмәсе, тулардан төшә торган көчле су ташкыны, җир убылу), табигый бәла-казалар аркасында электр, җылылык энергиясе, су белән тәэмин итүнең бозылуы (авыл хуҗалыгы хайваннарын тоту шартларында электр, җылылык энергиясе, су белән тәэмин итү күздә тотылган булса) янгын. 

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев