Реклама
Катнашучы барлык проектлар да федераль ярдәм программасына эләгәчәк.
«Вкусы России» конкурсында Татарстаннан катнашучылар җитештерүне үстерүгә акча грантын ота алачак. Алар барысы да федераль ярдәм программасына эләгәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде.
«Конкурсның һәр катнашучысы аннан нәрсәдер алачак. Бу очракта продуктны алга җибәрүдә, укытуда ярдәм итү чаралары, бәлки, алга китешкә грантлар булыр», – дип хәбәр итте ул.
Аның аңлатуынча, Татарстаннан конкурста 22 җитештерүче катнаша, гәрчә гаризалар йөздән артык кергән булса да. Онлайн-тавыш бирү 2 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, илнең теләсә кайсы кешесе сайтка кереп, Татарстан яки Россиянең башка субъектыннан продут өчен тавыш бирергә мөмкин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз