Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстан фермерларын агротуризмны үстерергә өйрәтәләр

Онлайн уку түләүсез оештырыла, анда теләге булган һәркем катнаша ала.

Россельхозбанк «Своё Родное. За городом» (Үземнеке. Шәһәрдән читтә) платформасы базасында виртуаль практикум башлап җибәрде.  Аның ярдәмендә кулланучылар үзләренең агротуристик бизнесларын камилләштерә яки аны нульдән башлый алалар.

Онлайн укуны барлык теләүчеләр уза ала һәм ул һәм бөтенләй бушлай. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

Виртуаль практикум — ул берничә блоктан тора торган комплекслы цифрлы сервис, алар түбәндәгеләр:

    - авыл туризмын үстерергә теләүче, әмма ничек, нәрсәдән башларга белмәүче кешеләр өчен мәктәп. Укыту форматы яңадан һөнәри әзерләүнекенә охшаган — башта — теория өлешеннән, аннан соң тармак экспертлары белән файдалы тәҗрибә узудан тора;
    - һөнәри менторлык һәм барлыкка килергә мөмкин булган барлык мәсьәләләр буенча ярдәм — бизнес-план төзүдән һәм грантларга яки субсидияләргә заявка бирүдән алып, хезмәт күрсәтүләрнең ахыргы пакетын   тапшырганчы бөтен нечкәлекләре белән юридик ярдәм күрсәтүгә кадәр;
    - туристик тәкъдимнәрне меңләгән потенциаль туристлар күрерлек итеп  урнаштыру платформасы.

Россиядә агротуризмга ихтыяҗ көннән-көн арта бара. Илдә 300дән артык кунак йорты, 1000гә якын фермер хуҗалыгы һәм авыл туризмының 10 000ләп башка объектлары (кәсеп-һөнәрчелек йортлары, авыл музейлары, мәдәни һәм ял үзәкләре) эшли.

Кулланучылар фермер продуктларын әзерләү буенча мастер-классларда була алалар, дегустацияләрдә, фермалар буенча экскурсияләрдә катнаша, актив ял итә алалар. Экспертлар бәяләвенчә, Россиядә агротуризм үсешеннән потенциаль финанс кереме елга 55 млрд сумга кадәр тәшкил итә, авыл җирлегенә килүче сәяхәтчеләр саны елга 8 млн кешегә җитәргә мөмкин, диелә хәбәрдә.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев