Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстан Президенты авылларда шәхси торак төзү мөмкинлекләре каралачагын әйтте

Авылларда шәхси торак төзү мөмкинлекләрен киңәйтү күздә тотыла. Бу мәсьәләне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күтәрде.

 

«Торак төзү буенча зур программа бар, ләкин зур шәһәрләр янында гына төзесәк, бөтен кеше зур шәһәрләргә күчәчәк. Безгә җирлекләрдә эш урыннары булдырырга, шәхси торак төзелешенә ярдәм коралларын табарга кирәк. Мәсьәлә торакны дөрес төзүдә», — диде ул.

«Күп фатирлы йортлар булырга тиеш, ләкин индивидуаль торак белән ярдәм итәргә кирәк. Якын арада күрсәтмә бирәм. Без Мәскәүгә дә мөрәҗәгать итәчәкбез. Нәрсә эшләп булуын карарбыз. „Авыл территорияләренең комплекслы үсеше“ программасында да торак төзү каралган. Бәлки, шул программага кертеп һәм лимитларны арттырып булыр», — ди ул.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, авыл территорияләре шәһәрләр кебек үк матур булырга тиеш. «Анда социаль инфрастуктура да, медицина ярдәме дә булырга тиеш. Былтыр 40 программа эшләде, төп өлеше авыл хуҗалыгына юнәлеш тотты. Быел 50 программа. Авыл җирлегендә сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф программалары дәвам иттереләчәк», — диде.

Президент авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру киңәшмәләренең әһәмиятен дә билгеләп үтте.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев