Заман сулышы

Татарстан районнарында, шул исәптән Лениногорскида да язгы кыр эшләренә керештеләр

Татарстанның 17 районында язгы кыр эшләренә керештеләр. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шулай дип белдерде.

 

Министр билгеләп үткәнчә, якындагы ике атнада һава торышы туңган туфракта уҗымнарга минераль ашлама кертергә мөмкинлек бирә, бүгенге көндә 17 районда үсемлекләрне тукландыруга керешкәннәр инде.

Реклама

Үсемлекләрне иртә яздан тукландыру (көзге культуралар хәлсезләнгән участокларда бигрәк тә) икътисади яктан үзен аклый торган агрочара булып тора, дип искәртте министр.

https://tatar-inform.tatar

Лениногорск районында "Август-Мөслим" хезмәтчәннәре дә үсемлекләрне тукландыруга кереште.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: