Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстан тәүлеклек сөт җитештерү күләмен кабат 4000 тоннадан арттырды

Бүгенге көндә Татарстанда көнлек тулаем савым 4003,9 тоннага җитә, бу узган ел белән чагыштырганда 223,9 тоннага күбрәк һәм 105,9% тәшкил итә. Бер сыердан көнгә 17,6 кг сөт савылган, бу узган ел күрсәткеченнән 1,5 кг күбрәк.


 

Бу хакта республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

 

Татарстан районнары арасында продуктивлылык (бер сыердан тәүлеклек савым) буенча Әтнә (31,6 кг), Кукмара (26,5 кг), Мамадыш (26,4 кг), Саба (26,3 кг), Балтач (23,9 кг), Түбән Кама (20,1 кг), Актаныш (19,5 кг), Азнакай (19,2 кг), Арча (18,4 кг), Биектау (18,4 кг) һәм Теләче (18,1 кг) районнары алда бара.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 25 июнендә Татарстан  беренче тапкыр тәүлеклек сөт җитештерү күләмен 4 000 тоннадан арттырып җибәргән иде. Гадәттәгечә, җәйне "зур сөт" чоры дип атыйлар. Бу чорда терлекләрнең продукт бирүе арта. Аннары, кышын бу бераз кими. Шул ук елны май аенда ук Татарстан кабат 4 000 тонна планкасына чыга алды. Бүгенге көнгә тулаем савым 4003,9 тонна тәшкил итә.

Шуны әйтергә кирәк, сөтчелек - Татарстан агросәнәгать комплексының өстенлекле юнәлешләренең берсе, һәм республикада сөт җитештерүгә һәм сатуга ярдәм итү буенча Министрлык тарафыннан чаралар комплексын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә уңай нәтиҗәләр күзәтелә. Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында сөт җитештерү һәм сату күләмнәре буенча алда бара.

 

Фото: https://pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев