Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстан умарталарга чип кую буенча Башкортстан тәҗрибәсен өйрәнә

Татарстанда умарталарга чип урнаштыру буенча Башкортстан тәҗрибәсен өйрәнәләр. Чиплау республика умарталыкларын паспортлаштырганнан соң киләсе адым булачак.

Бу хакта  умартачылар форумында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактика чаралары бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов хәбәр итте.
Владимир Васильев

«Башкортстан тәҗрибәсен өйрәнәбез, анда һәр умартага махсус прибор — саный торган бирка куялар. Тик бу паспортлаштырылганнан соң булачак. Без моңа озакламый тотыначакбыз. Быел ук булыр дип уйлыйм», — дип сөйләде Латыйпов.

Татарстанда 3 меңгә якын умарталык паспортлаштыру узган. Хәзерге вакытта республикада 14,7 меңнән артык умарталык исәпләнә.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев