Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстанда «Фермер мәктәбе» старт ала

Татарстанда «Фермер мәктәбе» дигән укыту проектында катнашу өчен конкурс нигезендә сайлап алу башлана. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

Укулар Казан дәүләт аграр университеты базасында узачак.

«Фермер мәктәбе» проекты финанс яктан тотрыклы һәм табышлы яңа фермер хуҗалыклары булдыруга ярдәм итүгә, булган нәтиҗәлелекне күтәрүгә, АПКда бизнес алып баруның иң яхшы тәҗрибәләрен үстерүгә һәм алга этәрүгә юнәлдерелгән.

“Фермер мәктәбе” проекты ярдәмендә Татарстанда яңа эш урыннары гына булдырылып калмыйча, җирле базарда кирәкле сыйфатлы фермер продукциясенең яңа брендлары да барлыкка киләчәк. Курс Авыл хуҗалыгы министрлыгының төбәк брендларын алга этәрү программасы белән синхронлаштырылды, һәм Татарстанда аеруча перспективалы һәм ихтыяҗ булган "Сөт-ит терлекчелеге", "Кошчылык" юнәлешләре буенча эшләргә өйрәтәчәкләр.

Конкурс нигезендә сайлап алуда катнашу өчен 12 гыйнвардан 27 гыйнварга кадәр "Сөт-ит терлекчелеге" яки "Кошчылык" юнәлеше буенча презентация яки видеоролик әзерләргә һәм аны язылган гариза белән бергә sh.fermer_rt@mail.ru электрон почта адресына җибәрергә кирәк. Конкурс турында нигезләмә һәм башка документлар белән тулырак Министрлык сайтында танышырга мөмкин.

Һәр катнашучы бары тик бер генә проект тәкъдим итә ала. Конкурс материаллары эксперт буенча жюри утырышларында каралачак.

 Укуларны башлау 2021 елның 24 февраленә планлаштырыла.

Фото: https://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1905606.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев