Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстанның авыл хуҗалыгы үзәге уҗым культураларының салкыннарга чыдамлыгын арттыру ысулларын атады

Белгечләр фикеренчә, республика аграрийларына үсемлекләргә кышкы салкыннарны кичерергә ярдәм итү мөмкинлеген кайгыртырга кирәк. 


Республикада 9 сентябрьгә 2022 ел уңышы өчен көзге культуралар 414 мең га мәйданда чәчелгән, бу фараз күрсәткеченә карата 78,1% тәшкил итә (530,2 мең га).

Республикада сентябрьнең беренче декадасы ахырына көзге культуралар шытымнар фазасында. Үсемлекләр саны 120дән 550 данә/м2гә кадәр, орлыкларны эшкәртү тирәнлеге 3тән 8 см га кадәр, үсемлекләрнең биеклеге 2дән 11 см га кадәр.

Дымлылык тиешле дәрәҗәдә булмый торган зоналарда чиста пар  куллану, дымлылык җитәрлек дәрәҗәдә булган зоналарда моңа кадәр кузаклы үләннәр, борчак, яшел азык өчен кукуруз үстерү әйбәт санала.
Элегрәк пар булдырылмаган җирләрдә туфракны әйләндереп салмыйча эшкәртү әйбәт була (20-30 мм чәчүлек катламында дымның оптималь саклануын тәэмин итә).

Учреждение белгечләре көзге культураларның түбән температураларга чыдамлыгын арттырырга мөмкинлек бирә торган чаралар тәкъдим итәләр. 
«Мәсәлән, эри торган, марганецлы ашламалар куллану. Үсемлекләрнең суыкка чыдамлыгына кобальт, цинк, молибден, бакыр, ванадий кебек микроэлементлар һ.б.лар уңай йогынты ясый. Цинк үсемлекләрнең сусыллыгын арттыра, шикәр туплануын көчәйтә», – дип аңлатты «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» нең Татарстан Республикасы филиалы
җитәкчесе урынбасары Любовь Занина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев