Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстанның сөт терлекчелеге: цифрлы технологияләр кертүнең нәтиҗәлелеге сизелде

Агымдагы елның май аенда республикада сөт терлекчелегенә цифрлы технологияләр кертү буенча эшче төркем төзелде һәм һәр районда база хуҗалыклары билгеләнде.

2,5 айда көтү белән идарә итү программасын 30 хуҗалыкта урнаштырдылар, бу планнан 71% тәшкил итә. Шулай ук 20 хуҗалык - бу 48 % - азык белән идарә итү программасы аша азык саклаучылар эшен оештырды.

Әлеге цифрлы технологияләр кертүнең тәэсире шактый сизелерлек булып чыкты. Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә районнар белән киңәшмә барышында хәбәр итте.

Мәсәлән, Арча муниципаль районының «Северный» җәмгыятендә алдынгы технологияләрне куллану сөт җитештерү күләмнәрен тәүлеккә 2,5 тоннага яисә 18 %ка арттырырга, сыерларның продуктивлыгын 3 килограммга арттырырга, сыерларның хезмәт күрсәтүләрен 8 көнгә киметергә, сыерларның буазлыгын 5 %ка арттырырга мөмкинлек бирде. Бу сөт сатудан аена 1,7 млн сумга табышны арттыруга ярдәм итте. Хуҗалыкта шулай ук 7 июльдән терлекләрне унификацияләнгән номерлар белән - колак биркасында һәм электрон тамгада да идентификацияләүгә керештеләр.


Икенче мисал - Ютазы районында Вафауллинның зур булмаган фермер хуҗалыгы - ел башында көтү белән идарә итү программасын урнаштырды, аның ярдәмендә яңадан җитештерү процессларын җайга салды. 300 көннән артык бозаулый алмаган 40 сыер ачыкланган.


 http://bugulma-tat.ru/news/news/tatarstanny-st-terlekchelege-avyl-khualygy-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев