Заман сулышы

Терлекләрдә лейкоз проблемасы сүлпән хәл ителә торган районнар исемлегенә кергән безнең район

Татарстанда мөгезле эре терлекләрдә лейкоз проблемасын уңышлы һәм сүлпән хәл итүчеләр билгеле. Аларны коллегия утырышында ТР Дәүләт ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов атады.

 

Бүген терлекләрнең 10 проценты лейкоз белән авырый. «Соңгы еллларда Татарстан бу мәсьәләләр белән нигезле шөгыльләнә. Лейкоз ике тапкыр кимеде. Бу гына җитми», — диде ул.

Алмаз Хисаметдинов сүзләренчә, мөгезле эре терлек башы күп булган һәм сөт продукциясе белән тәэмин итүче Кукмара, Балтач, Әтнә, Саба, Теләче, Арча районнары лейкоз проблемасын уңышлы хәл итә.

«Зәй, Сарман, Тукай, Түбән Кама, Мамадыш районнары тырышып эшләү сәбәпле авыру терлекләр саны күпкә кимегән. Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Спас, Кайбыч, Лаеш, Лениногорск районнарында авыру күрсәткече зур, һәм продукция сата алмаганлыктан, икътисади яктан акча югалталар», — диде ведомство җитәкчесе.

Реклама

Алмаз Хисаметдинов ветеринария хезмәте ел саен йогышлы хайваннарны ачыклау буенча 1 млн нан артык диагностик тикшерүләр үткәрүен әйтте. 2019 елда бушлай тикшеренүләр дә уздырылган.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: