Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Уракны төгәлләүче хуҗалыклар бар

Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматына караганда, 3 сентябрь көненә район кырларында урак эшләре 87 процентта башкарылган.


Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 32 мең гектардан артык мәйданда суктырылган. Уртача уңыш гектарыннан 30,7 центнер тәшкил итә. Язгы бодай һәм карабодай мәйданнары чәчелгән кырларда урып-җыюны башкарасы бар.

Кайбер аграр предприятиеләр, мәсәлән, “Хәбибуллин Ф.З”, “Маркс”, “Ялтау агрофирмасы” “Ганиев И.М”, “Харисов И.М” фермер хуҗалыклары уракны төгәлләде. Дөрес, рапс культурасы бар, анысы соңрак җыелачак.

Хәзерге вакытта киләсе ел уңышына нигез салу чоры. Лениногорск районында 11 мең 100 гектарда уҗым культуралары чәчелгән. Шулай ук туфракны төп эшкәртү бара. Монысы 14 мең гектардан артык мәйданда башкарылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев