Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Уҗымнар ни хәлдә?

Татарстанда декабрьнең беренче декадасында 25 градуска кадәр салкын һава урнашты.

 


Кышкы чор көзге культуралар өчен шактый куркынычлар   тудырырга  мөмкин.   Аларның уңай  кышлавына күп факторлар  йогынты  ясый,    һәм аларның берсе – кар катламының биеклеге.

“Россия авыл хуҗалыгы үзәге”нең Лениногорск районы бүлеге җитәкчесе Марат Ганиев әйтүенчә,  кар туфракны һәм аның астында булган үсемлекләрне көчле суыктан  һәм температураның кискен тирбәлешләреннән саклый. Әмма басуларда  кар, гадәттә, тигез ятмый, бигрәк  тә, кыш  башында. Кайбер  урыннарда  кар катламының уртача биеклеге 10 см булса, икенче урында   5 сантиметрдан  да кимрәк   була. 

  Өч декададан артык рәттән сакланучы көчле салкыннар аз карлы кышта уҗымнарга  шактый зыян салалар һәм көзге культураларның акрынлап һәлак булуына китерәләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, температураны  барлык үсемлекләр дә бертөрле кичерми, кайберләре салкыннан  зыян күрмәскә  дә мөмкин.   

-    Күп карлы һәм җылы кышта көзге шытымнар көпшәк кар катламы астында сулауны  һәм үсүне дәвам итәләр, мондый  очракта алар  һава җитмәүдән   тончыгалар  һәм һәлак  булалар,  агрономнар әйтүенчә,  “күксиләр”.   Яз көне  ачык  яшел  төстәге үсемлекләр урынына күксегән һәм черегән үсемлекләр белән кара урыннар килеп чыга, андый  урыннарда  аграрийларга кабат язгы культуралар чәчәргә туры килә. Димәк, көзге культураларның уңай  кышлавы һава температурасына да, шул  ук  вакытта  кар катламының биеклегенә дә нык бәйле, - ди Марат Ганиев.

  “Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәге” Татарстан филиалының Лениногорск районы бүлеге  белгечләре кышкы чорда даими рәвештә хуҗалык кырларына чыгалар һәм көзге бөртекле культуралар  чәчүлекләрендә тычкансыман кимерүчеләр урнашкан урыннарны,  кар катламының биеклеген, бозлы  тышча барлыкка килгән урыннарны, көзге һәм күпьеллык үсемлекләрнең янсабаклар төене урнашкан   тирәнлектә туфрак температурасын тикшерәләр.

Лениногорск  районында кар катламы биеклеге    10-15  сантиметр тәшкил итә, туңу  тирәнлеге – 10-15 см, янсабаклар төене урнашкан тирәнлектә туфрак температурасы:  −2,5 градус.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев