Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Уҗымнарның торышы язгы кыр эшләреннән соң билгеле булачак

«Иң зур куркыныч — язгы кырау», — диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары.

 Уҗымнарның торышы язгы кыр эшләреннән соң билгеле булачак.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков уҗымнарның сыйфаты яз ничек килүгә бәйле булачагын әйтте.

«Көзге уҗымнарның ничек кышлавы безне беренче чиратта борчый. Чебешләрне көз көне саныйлар. Уҗымнарның торышы да язгы кыр эшләреннән соң билгеле булачак. Бүгенгә шикәр дә, кырларда кар да нормада. Яз нинди булуга караячак. Иң зур куркыныч — язгы кырау», — диде Наил Залаков.

Ул аграрийлар уҗымнарны тукландыруга, төп чараларга әзер булуын билгеләп узды. «Әзерлек бүген 90 процент. Тукландыру өчен ашлама сатып алынган, бүген ул, былтыргыга караганда, 15 килограммга күбрәк. Аграрийлардан торганы барысы да эшләнәчәк. Һава шартлары әлегә билгесез», — диде. 

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев