Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Ярминкәгә китерелгән сөтне кулланылган пластик шешәләрдә сату тыела

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә пластик савытка салынган сөт сату тыела. Бу турыда “Татар-информ”да ярминкәләргә багышланган матбугат очрашуында ТР Министрлар Кабинетының Ветеринария буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Гәрәев әйтте.

 

“Ярминкәдә сатыла торган сөтне кулланылган пластик шешәләргә салып тәкъдим итү тыела. Сөтнең майлылыгы 3,4 проценттан, сөттәге аксым микъдары 2,8 проценттан ким булмаска тиеш”, - дип аңлатты Айрат Гәрәев.

Сөт махсус автотранспортта китерелә. Аны сату өчен краны булган савыт кулланылачак.

Ярминкәдә сатыла торган сөт һәм сөт ризыклары махсус тестлар ярдәмендә тикшерелә. Сөт маен алмаштыра торган матдәләр кушылган азык-төлек ярминкәләрдә сатылмаячак, дип ышандыра белгеч.

Сату урыннарында “сөтне кайнатып куллану киңәш ителә” дип язылган аншлаглар куелачак. Сатучыларның медицина кенәгәсе, күкрәгендә исеме язылган бейджик булырга тиеш, дип өстәде Айрат Гәрәев.  

“Ярминкәгә китерелгән сөт ризыкларының яхшы хуҗалыкларда җитештерелгән булуын күзәтәбез. Йогышлы авырулар, шул исәптән лейкоз булмаган сыерлардан алынган сөт кенә тәкъдим ителәчәк”, - диде ул.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/11/193365/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев