Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Заманча техника белән финишка кадәр

"Союз-Агро" җәмгыятенең "Зеленогорский" бүлекчәсе игенчеләре алдында 1 мең 128 гектарда бөртекле һәм кузаклы культураларның уңышын җыеп алу бурычы тора. Эш барышы белән танышу максатыннан әлеге бүлекчәгә килгәндә, алар Чүте авылы янындагы кырда борчак суктыруның соңгы мәйданнарында эшлиләр иде. Биредә 213 гектарда кузаклы культура - борчак үстерелгән. 1 гектардан уртача 28,9...

"Союз-Агро" җәмгыятенең "Зеленогорский" бүлекчәсе игенчеләре алдында 1 мең 128 гектарда бөртекле һәм кузаклы культураларның уңышын җыеп алу бурычы тора.



Эш барышы белән танышу максатыннан әлеге бүлекчәгә килгәндә, алар Чүте авылы янындагы кырда борчак суктыруның соңгы мәйданнарында эшлиләр иде. Биредә 213 гектарда кузаклы культура - борчак үстерелгән. 1 гектардан уртача 28,9 центнер уңыш чыга. "Зеленогорский" игенчеләре урып-җыюда уңганлык, өлгерлек күрсәтә. Беренчеләрдән булып арышны җыеп алуны тәмамладылар. Биредә хуҗалык җитәкчесе - Ринат Вафиннан алып һәр белгечкә кадәр эшне оешкан төстә алып бару хас. Шулай ук комбайннарның яңа, заманча булуы да мөһим роль уйный. Ул көнне тугыз комбайн басуларны иңли иде. Ә инде комбайнчылар шулай ук уңышка турыдан-туры йогынты ясый. Монда уңган-булганнар көч куя. Мәсәлән, Марсель Гыйрфанов (фотода) 434 тонна ашлык суктырып алырга өлгергән. Ул үзе Чүте авылыннан, 30 еллап авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшли, шуның 25 елы - комбайн штурвалы артында. "Арышны бетердек, хәзер борчакны да төгәлләргә күп калмады. Көннәр әйбәт торса, тиз арада уракны тәмамларбыз, дип уйлыйм", - ди комбайнчы.
Заманча, компьютерлаштырылган комбайннарда ярдәмчеләр таләп ителми. «Зеленогорский» бүлекчәсе карамагындагы кырларда нәкъ шундый техника эшли. Тик, ни кызганыч, барлык хуҗалыкта андый мөмкинчелек юк шул. Шулай булса да, берсе дә сынатырга җыенмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл