Заман сулышы

Үзгәрешләр күңелне сөендерә

Чал тарихлы, табигатьнең әкияттәгедәй гүзәл бер почмагына урнашкан Зәй-Каратай авылы районыбызның иң зур татар авылларының берсе. Бүгенге көндә биредә 584 йорт, рәсми рәвештә теркәлгән 1 мең 209 кеше (чынбарлыкта 2000 нән артык, чөнки күп кенә кешеләр, төрле сәбәпләр аркасында, тирә-як шәһәрләрдә теркәлгән) яши. Соңгы егерме ел эчендә Зәй-Каратай авылында яшәүчеләр...

Чал тарихлы, табигатьнең әкияттәгедәй гүзәл бер почмагына урнашкан Зәй-Каратай авылы районыбызның иң зур татар авылларының берсе. Бүгенге көндә биредә 584 йорт, рәсми рәвештә теркәлгән 1 мең 209 кеше (чынбарлыкта 2000 нән артык, чөнки күп кенә кешеләр, төрле сәбәпләр аркасында, тирә-як шәһәрләрдә теркәлгән) яши.


Соңгы егерме ел эчендә Зәй-Каратай авылында яшәүчеләр дә, илебезнең барлык гади халкы кебек үк, тирән рухи һәм социаль тетрәнүләр аша үттеләр. Бөтен Россиягә һәм Татарстанга танылган данлыклы "Уңыш" колхозы банкротлыкка чыгып таратылгач, күпләрнең күңелен авыл таркала икән дигән шомлы уй биләп алды. Авыл халкының киләчәккә, иртәгә туасы көнгә ышанычы югала башлады.
Бәхеткә, соңгы ике ел эчендә авылыбызда күзгә күренеп уңай якка булган үзгәрешләр күзәтелә. Узган елның 20 сентябрендә Мәдәният йортында "Авыл көне" уңаеннан үткәрелгән гомуми җыелышта район һәм шәһәр башлыгы Рәгать Галиәгъзам улы Хөсәенов та бар иде. Авыл халкының күп еллар буе тупланып килгән моң-зарларын тыңлагач, ул: " Мин Зәй-Каратайны туган авылым кебек якын күрәм, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышырмын", - дип әйткән иде. Чынлап та, бу дәвер эчендә авыл халкының күңеленә хуш килгән күркәм генә эшләр башкарылды.
Советлар иле таркатылганнан соң, бер көрәк тә вак таш салынмаган урам юллары тигезләнде. Былтыр Саз урамына Әлмәмәт коесы ягыннан вак таш җәелгән матур гына юл салынды. Быел авылыбызның Совет урамының төп өлешенә, алдынгы технологияләр кулланып, 4 600 квадрат метр заманча асфальт юл түшәлде. Дистәләрчә еллар буе суга туенмаган авыл халкы су кытлыгын күрми башлады. Күп кенә хуҗалыклар суны өйләренә керттеләр. Авылда ике ел эчендә 1 864 метр озынлыктагы иске су торбаларын яңага алыштыру бурычы куелган. Быел 376 метры инде яңартылды. Элек су линияләре кермәгән урамнарга да суүткәргеч торбалар салу планлаштырыла. Моннан тыш коелар, задвижкалар куелды. Каравыл тавының итәгенә урнашкан 200 кубометрлы су резервуарына капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Электр энергиясенә экономия ясау максатыннан, заманча электр линиясе сузылып, яңа җиһазлар куелды, резервуарга бара торган су линиясе алыштырылды. Бу эшләрдә, әлбәттә, "КомВодСтройСервис" җәмгыяте җитәкчесе И.Миназовның да тырышлыгы күренә.
Былтыр авыл халкын куандырган бик мөһим вакыйга булды. Соңгы колхоз рәисләре, инвесторлар "тырышлыгы" белән тигәнәк, шайтан таягы, яшь агач үсентеләре басып киткән, авыл халкының йөрәген әрнетеп торган "Уңыш" колхозы басуларын "Лениногорская" агрофирмасы" үз канаты астына алып, иген үстерә башлады. Аның авылдагы бүлекчәсе белән авылдашыбыз Р.Кәримов җитәкчелек итә. Хәзер бу җәмгыять 2 мең 700 гектарда иген культуралары игә. Быел беренче мәртәбә, күп еллар авыл хуҗалыгы телгә дә алынмаган Сабантуй бәйрәмендә, язгы кыр эшләрен уңышлы төгәлләгән авылыбызның 15 ләп ир-егете бүләкләр белән билгеләнеп үтелде. Үткән елда пай җирләре өчен ашлык, печән, салам бирелде. Бу оешма җитәкчеләре авыл хуҗалыгында эшләп чыккан ветераннарны да онытмадылар - Өлкәннәр көнендә аларга күркәм генә бүләк өләшенде. Авылда әкренләп булса да, мал асраучы хуҗалыклар да арта бара. Моның ачык мисалы - сарык үрчетү белән шөгыльләнүче фермер Шәһит Якупов һәм атлар асраучы Дамир Фазлыев.
Авыл халкын шатландырган тагын бер вакыйга турында язып китәм. Көненә өч мәртәбә Зәй-Каратай - Лениногорск маршруты белән автобус йөри башлады. Билет бәясе дә авыл кешесенең кесәсенә суга торган түгел.
Быел, 1984 елда пычкы чүбе плитәләреннән салынган, кысан һәм салкын, җимерек хәлгә килгән бинада эшләүче фельдшер-акушерлык пункты, реконструкция һәм капиталь ремонт ясалган, бушап калган киң, иркен балалар бакчасы бинасына күчерелде. Балалар бакчасы 2011 елның сентябрь аенда мәктәпнең бушап калган өлешенә урнашты. Озакламый биредә даруханә ачу күз алдында тотыла.
Авыл халкына 5 сәүдә ноктасы хезмәт күрсәтә. Бу кибетләрдә сатып алучыларны якты йөз белән каршы алалар, ә сез теләгән товар сатуда булмаса, аны язып алып, икенче көнне үк кайтарырга тырышалар.
Зәй-Каратай халкы күңелле итеп ял итә белә. Халкыбызның милли горурлыгы булган Сабантуй бәйрәме дә гөрләп үтте. Ул хәзер заманында бөтен тирә-якта дан тоткан алма бакчасы территориясендә үткәрелә. Быел бирегә килгән юл өстендәге Каратай елгасы аша яңа тимер күпер салынды. Бу урында, әлбәттә, әлеге эшләрне башлап йөрүче авыл җирлеге башлыгы Илдар Заһит улы Батталовка рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Күптән түгел тагын бер Сабантуйга тиңләштерерлек авыл бәйрәме үткәрелде. Аны элек Сабантуй бәйрәмнәре үткәрелә торган Саз урамындагы яшел чирәмлектә авылдашларыбыз Фаиз Якупов һәм Исхәт Кәримуллин оештырды. Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче, күренекле шәхес, авылдашыбыз Нәфис Ихсанов та күчтәнәчләр алып кайткан иде. Биредә караңгы төшкәнче төрле аттракционнар, сәүдә нокталары эшләп торды. Чакырылган артистлар белән беррәттән, авылыбыз үзешчәннәре дә концерт-тамаша күрсәтте.
Үзешчәннәр темасын кузгаткач, алар турында да берничә җөмлә язып үтәсем килә. Узган гасырның 60 нчы елларыннан башлап, республикабыз һәм тирә-як авыл сәхнәләрен дер селкетеп торган авыл үзешчәннәре бүген дә сьнатмый. Хәзер инде сәхнәдә XXI гасырда туган яшь артистлар чыгыш ясый. Аларны авылдашыбыз, талантлы, тырыш Илмира Хәернасова җитәкли. Ә каршыга, сәхнә ветераннары Тәслимә Шәрипова, Рәйсә Якупова, Газимҗан һәм Җәмилә Миңлеголовлар, Мәсфия Исхакова, Рәйсә Хәсәншина, Мөгаллимә Галиева, Тәскирә Шәмсуллина, Җәдит Казаков, Хәлимә Кәримова, шәһәрдә яшәүче Тәслимә Рәфыйкова, Гөлсинә Җиһангирова чыкса, сәхнә тагын да матурланып, ямьләнеп китә. Бу абый-апаларның йөзләреннән нур бөркелә, аларда картлыкның әсәрен дә күрмәссең, матур итеп ял итә, яши белүләренә сокланып туя алмыйсың. Республика күләмендә танылган талант ияләре, авылдашларыбыз Рөстәм һәм Миләүшә Идиятовлар да еш кына концертлар белән кайтып, нур өстенә нур өстәп китәләр.
Укучым! Зәй-Каратайда, барлык авыллардагы кебек үк, барысы да ал да гөл түгел, әлбәттә - үткән еллардан мирас булып калган җитешсезлекләр, эшләнәсе, төзәтеләсе эшләр бихисап. Ә шулай да әкренләп тернәкләнәбез, аякка басабыз, бугай.
Авылдагы уңай күренешләрдә район башлыгы Рәгать Хөсәеновнең ролен һич кенә дә инкарь итеп булмый. Бу җөмләне укыгач күпләр, автор, район «нәчәлник-ләрен» мактап, ялагайланырга тырыша, бугай, дип уйлап куйганнардыр. Юк, җәмәгать, мин үзем аның белән шәхсән таныш түгел. Ә язмамны авылдагы уңай күренешләрне күрә белүче авылдашларым исеменнән яздым.

Теги: Авыл
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 21 май 2018 - 14:37
    Бәйге - ат чабышлары
  • 21 май 2018 - 14:27
    Яңалыклар
  • "Безнең гаилә" конкурсы катнашучылары
    2000 кеше тавыш бирде
  • Лениногорскида Җиңү көне, 2018
  • Җирле үзидарәләр көне, Лениногорск-2018
Ночной режим