Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Үзәннәрдә татар атлары: Мөэмин-Каратайда татар атлары үрчетүче хуҗалык көн күрә

Кайчандыр гөрләп торган күпчелек авылларыбыз тынып калды-һәр татар авылының язмышын хәл иткән, теш-тырнагы белән сөйрәп барган колхоз-совхозлар, төрле сәбәпләр аркасында таралды, искә алып сөйләргә генә калды...


 Моннан унбер ел элек тумышы белән Мөэмин-Каратайдан булган Мәмәтов Мөктәсим Исмәгыйль улы туган авылында крестьян-фермер хуҗалыгы  оештырып җибәрде. Аның үз сүзләре белән әйтсәк, “Авылның исән-имин икәнлеген дәлилләп авылда трактор тавышы булса да ишетелсен, тирә-юньдәге йөз гектар җирдә ат дугасын күмәр мул игеннәр күңелгә ямь биреп торсын дигән  максаттан чыгып оештырдым”.

Бүгенге көндә игенчелек, атчылык белән шөгыльләнгән хуҗалык матур гына эшләп килә-сөрә, чәчә, икмәк үстерә, җиң сызганып алга барырга тырыша. Әмма әлеге оешманың төп горурлыгы, куанычы халкымның гасырлардан килгән тугры юлдашы- үзәннәрне яңгыратып кешнәве белән генә дә җаныңа миллилек салган татар атлары!

Әйе, монда Чыңгыз, Батый ханнар заманыннан килгән токымлы татар аргамаклары. Син эшли торган тармакта, оешмада үз хезмәтенә намус белән караган, яраткан хезмәтеннән тәм тапкан , бар яктан да килгән, уңган кеше барлыгы зур бәхет ул! Туган авылы Яңа Шөгердә дүртенче класстан алып колхоз эшенә, техникага тартыла Кәшипов Фәрит Җәдит улы. 

  Менә шундый ир-егетне җитмеш төрле һөнәр иясе дип атыйлар да инде. Мин күптән әлеге авылга ямь биреп торган шәхси хуҗалык белән якыннан танышырга дигән ният-теләк белән яна идем. Хыял тормышка ашты-минем сыман нәни ил җанлы, бүгенге очрашуны сурәткә төшерүче кызым Ләйсән белән Фәрит янына килдек.
     Язгы чәчүне оешкан төстә, барлык шартларына туры китереп сыйфатлы итеп төгәлләгәннәр. Тирә-як кырларда баш калкыткан куе-яшел күлмәк кигән басулар әнә шул хакта сөйли.

Әмма безне төп кызыксындырганы ике иркен биналарга урнашкан атлар, аеруча татар атлары. Биредә барысы бергә алтмыш дүрт баш дүрт аяклы дусларыбыз асрала. Татар атлары исә егерме баш. Инде шактый үскән, әле яңа гына туган тайлар барлыгы да күңелне сөендерә.

Тулысынча "Заман сулышы" газетында укыгыз.

Таһир Шәмсуаров

Ләйсән Рахманова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев