Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

65 ел бергә шатлыкны, борчуны да уртаклашып яшиләр

Кешегә гомерләр бирелә, мең түгел, бары тик бер генә. Менә шул гомерне түкми, чәчми, һәрвакыт матур итеп яшәү өчен кулланып, 65 ел бергә гомер итеп, Кирлегәчтә Әкрәм абый Магизянов белән Мөзәянә апа яшиләр.


Алар икесе дә Кирлегәч авылында туып-үскән, гомерләре буена шул авылда яшәгән, эшләгән авыл ветераннары. Әкрәм абый – алдынгы комбайнчы, Мөзәянә апа – гади колхозчы. Биш бала тәрбияләп үстерделәр. Бишесе дә сау-сәламәт, үз гаиләләре, үз тормышлары. Һәр атнада 85 яшьтән узып баручы әти-әниләренең хәлләрен белеп, ярдәмләшеп китәләр.

Үзләре янында торган кече малайлары – Мансур, киленнәре – Рәмзия, оныклары – Рәйхан, Рөстәм, Ислам. Ике кызлары – Мөслимә белән Земфира, ике уллары – Әхтәм белән Әсгать.


Әкрәм абый менә 12 ел инде үз аякларына басып йөри алмый, утырып кына тора. Шуңа да карамастан, ул оптимист, көр күңелле. Әле менә бергә гомер итүләренә 65 еллыкны билгеләп узганда да, “Миңа 25 яшь кенә”, дип елмаеп утыра. Шушы матур, истәлекле көн белән тәбрик итәргә авыл башлыгы Сәрия Сәлахова да килде, изге теләкләрен җиткерде.

 


Әлфия Галимова, Кирлегәч.

Фото: гаилә альбомыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X