Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

8нче сыйныф укучысы Зилә әнисенә яза

Әнием - кадерлем


“Әни” диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз!
Һич ярамый
“Әни” сүзен таптарга.

                                         З.Туфайлова
Әнкәй, әни, инәй... Сиңа балаларың нинди генә исем белән эндәшмәсен, эчтәлегең бер үк кала бирә. Син – Ана! Күкрәк сөтен имезеп үстергән, төннәрен безнең өчен борчылып, бер генә мизгелгә дә керфек какмаган Ана.


Әни күңеле күкләр кадәр биек, кояш кебек якты, ул вулкан ташкыннары, йә җир асты сулары кебек төрле якка ургылган серле бер хис йомгагыдыр. Әйе, ул ачы да, татлы да язмышына риза булып, сөенечләрне,  кайгыларны кабул итеп, сабыйларыннан бернәрсә дә көтмәгән, шаянлыклары чиктән чыкканда да ачуланмаган Ана.


Җир йөзендә безне тудырган, безгә яшәү дәрте биргән, җил-яңгырдан саклап үсергән әниләребездән дә кадерлерәк кешеләр бармы соң? Юк һәм була да алмас.


Кешегә гомере буена әти-әнисе кирәк. Минем өчен әнием – җирдә иң газиз, якын кешем. Ул – минем укытучым да, дустым да. Аның кайгыртучан карашы, йомшак куллары, ягымлы тавышы, акыллы киңәшләре җанга рәхәтлек бирә. Әнием – өебезнең нуры. Ул кешеләргә карата мәрхәмәтле, ягымлы, ярдәмчел. Мине дә шундый булырга өйрәтә.


Ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә “Әниләр көне” билгеләп үтелә. Без аларның фидакарьлегенә, рухи көченә һәм изегелегенә соклану белдерәбез. Ләкин әниләргә булган мәхәббәтебез, хөрмәтебез турында көн саен кычкырып торсак та, аз булыр, мөгаен. Аларны яхшы  укуың,  үзеңне  үрнәк  тотуың,  эшкә  өйрәнеп  үсүең  белән  көн саен  шатландырырга  кирәк. 


Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар! Әнием, мин сине бик яратам! Сиңа иң изге теләкләремне юллыйм.

Зарипова Зилә, 
Урман Асты мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев