Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Ана телен белмәсә, горурлык, намус төшенчәләре булмый

Ана баласын тудыргач, аңа телен дә бирә. Телне бетерүе бик җиңел дә, торгызуы авыр бит. Булганны бетерергә ашыкмаска иде. 


Ә бит барысы да телдән башлана. Телгә аяк чалу - өйгән йортның иң астагы кирпечләрен алып ташлау сыман. Нинди матур, назлы, аһәңле бит ул туган тел. Ана теле турында даһи Гамзатов сүзләре искә төшә: "Газиз телемнең иртәгә үләсен белсәм, мин бүген үк үләргә дә риза", дип әйткән.  

Ана телендә укымаган балада горурлык, намус, азатлык дигән хисләр, төшенчәләр булмый. Бала татар телен белсә, аңа бит бик күп телләрне өйрәнүе җиңелрәк була. 

Әнә Керкәле мәктәбендә Галия Рәхимова "нулевой дәрескә" чакырып, татар теле, тәрбия дәресләре, дин дәресләре алып бара. Хәзер бит ата-ананың балаларын тәрбияләргә, алар белән сөйләшеп торырга, кайвакытта башларыннан сыпырып, кочаклап алырга вакытлары җитми. Ә Галия апалары аларны "канат астына" җыеп, татар матбугаты, шигырләре, тәрбияви мәкальләр белән таныштыра, әби-бабайлардан калган җәүһәрләрне барлый, догалар өйрәтә.

Телдән ятлар өчен ксерокопиядән чыгарып, шигырьләр тарата. Сабыйны нәрсә борчыганын балаларның күзләреннән күрә ала ул. Аралашу җитми балаларга. Шуның өчен сабыйлар җылы юрган астыннан иртүк торып, сәгать җидедә индексы алар Галия апаларының канат астына сыена, апаларының һәр сүзен йотып баралар.

Шуш көннәрдә республика журналынд дөние әдәбияты классиг Лев Николаевич Толстойның тууын 190 еллыгын багышланган мәкаләна укыгач, тирәно уйг баттой һәй бер нәтиҗәгә килдем: Галия ап Рахимованың сабый балаларг әхлакая-рухи байлык бирая, Корьәна аятләр аша тугана телна хөрмет итәргә өйрәтой искиткеч дөрес адыма, хәтта дөрес методика дип төшендем. 

 

Люция Закирова

Керкәле

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев