Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

"Авыл бәрәңге ала"

Таһир Шәмсуаровтан шигъри күчтәнәч.

Авыл бәрәңге ала


Нәни ил дибез без аны,
Борынгыларча сала.
Бар халык бакчада бүген,
Авыл бәрәңге ала!

Озын кышны чыгар өчен
Чикмәнле ризык кирәк.
Йомшак туфрак арасыннан
Бәрәңге таба көрәк.

Кызылы да, алсуы да
 Безгә тансык барысы.
Сез ничектер, миңа калса
Иң тәмлесе сарысы.

Зур бакчада бәрәңгене
Ялгыз алучы сирәк.
Күмәк эшләүне ярата,
Бергә казырга кирәк!

Әти белән әниләрдән
Калышмыйк әле давай.
Ару-талуны оныткан,
Сиксән яшендә бабай.

Мин карт диеп, я әйт инде,
Кем өендә утыра.
Әби әнә ә дигәнче
Зур чиләкне тутыра.

Җырга юкка кергәнмени,
Бар да яратып ашый.
Кызлар бәрәңге чүплиләр,
Малалайлар исә ташый!

Нәни ил дип йөртә халык,
Бабай әткәнчә сала.
Нәни ил бар, булачак та
Авыл бәрәңге ала!..

Таһир Шәмсуаров


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев