Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Аз сүзле, күп эшле булуы белән үзен яраттырды

Әгәр кеше дөрес яшәсә, яшьлегендә  укуга  күңел бирсә,  аннары сайлаган һөнәрен яратып, эшен теләп һәм тырышып башкарса, гаилә кыйммәтләрен сакласа, гомер үткән саен – нәрсәгә дә булса ирешә.  Хөрмәткә, уңышка. Сүзем Әлмәт шәһәрендә яшәп, нефть табу оешмасында өлкән геолог булып эшләүче энем  Резит Рәис улы Миннебаев турында.


Ул –  Иске Иштирәк баласы. Шунда туды, үсте, укыды, шул авыл зиратында әтисе, өлкән туганнары. Анда энем еш кайтып йөри. Авылда  8 класс укыгач, урта белемне Шөгернең  Чкалов исемендәге мәктәбендә алды. Яхшы укыды, физика, математика фәннәрен аеруча яратып үзләштерде.  

1 ел колхозда  эшләгәннән соң Казан дәүләт унивеситетының рабфагына укырга  керде. Имтиханнарын уңышлы тапшырып геология факультетына студент  итеп кабул  ителде. Илнең төрле почмакларында экспедицияләрдә булды.

Ул елларда  рабфак авыл малайлары өчен тормышта трамплин  ролен  үтәде: безнең авылдан гына да тырыш, сәләтле, уңган-булган ничә егет шул данлы уку йортында белем алып, ил  икътисадының  төрле тармакларында  уңышлы  эшләделәр. Авыл халкы укырга керә алган, эштә уңышлары белән сөендергән һәр баласы белән горурланып яшәде.

Энем институтын укып бетергәнче үк өйләнеп тә куйды, берәр ел үтүгә кызы  туды. Әни, итен- маен, бәрәңгесен күтәреп, балаларын күрергә, Казанга чыгып китте.  

Аннан ул шактый тынычланып кайтты: “Тулай торакта гаиләлеләр тагын да бар икән, бер безнең Резит кенә түгел! Студентларның күбесе эшли. Безнең малай да урам җыештыручы булып эшкә кергән”.  

Уку йортын тәмамлауга,  аны  Павлодар  өлкәсе  Экибастузга эшкә җибәрделәр. Энем, белгечлеге буенча географ  булган хатыны Таня һәм кечкенә кызы Диананы  алып, Казахстанга чыгып китте. 

 

Гаиләбезнең терәге булды. Аз сүзле, күп эшле булуы белән дә үзен яраттырды. Кирәксә-кирәкмәсә кысылып,өйрәтеп йөрмәде, ярдәм сорасаң, булышты, киңәш сорасаң, өздереп сүзен, уйдырып уен әйтә.  Туганлык җепләрен, гаилә кыйммәтләрен саклый. Берәребез авырса да, кайсыбызның тормышында авыр хәлләр килеп чыкса да, кемгәдер тиз арада ярдәм кирәксә дә, ул башлап сүзен әйтә.

 

Тулырак "Заман сулышы" газетында укыгыз

Резидә Фәйрушина, Түбән Чыршылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X