Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Бер гаиләдән – алты солдат

Ватанны саклаучылар көне якынлашканда без дә, туган илне сакларга, якларга дип, лачындай өч ул үстерүебез белән горурлана алабыз. Аллага шөкер, Үрнәк, Ирек, Азат улыбыз Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәп, исән-имин кайттылар. Безнең тарафка командирларыннан рәхмәт хатлары килеп торды. Балаңның яхшы хезмәт итүе - ата-ана өчен шатлык ул. Олысы -...

Ватанны саклаучылар көне якынлашканда без дә, туган илне сакларга, якларга дип, лачындай өч ул үстерүебез белән горурлана алабыз.

Аллага шөкер, Үрнәк, Ирек, Азат улыбыз Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәп, исән-имин кайттылар. Безнең тарафка командирларыннан рәхмәт хатлары килеп торды. Балаңның яхшы хезмәт итүе - ата-ана өчен шатлык ул. Олысы - Үрнәк куркыныч чолганыш эчендә Әфганстанда солдат бурычын үтәп кайтты. Ирек - Владивосток ягында, ә Азат - Амур өлкәсендә чик сакчысы булып хезмәт итте. Исән-имин озатып, каршы алдык. Инде килеп, өч оныгыбыз да шулай ук армиядә булып кайтты. Аяз - Ростов на Дону шәһәрендә, Рүзәл Ингушетия республикасында, Рәмис Алтай краенда хезмәт итте. Хатлар язып, исәнлекләрен белгертеп, без монда борчылып торганда җылы сүзләре белән юаттылар.
Рүзәл оныгымның хатыннан бер өзек тә китерәсем килә: «Минем кебек ил сакчылары булганда тыныч йоклагыз. Амин», - диелгән, һәм "Хәрби әзерлек отличнигы" дип үзенең чинын да язып җибәргән.
Алар өчен хәзер дә җан тыныч, һәрберсенең үз эше бар. Барлык солдатларның да исән-имин кайтып, якыннарын шатландыруын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Солдат