Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Без җәйләргә борылдык

Ир-ат булгач, атлар сыман, Җигелдек, туарылдык. Яздан күз күреме төшкә - Без җәйләргә борылдык. Ялан кырда сукмак эзләп, Ак карларга сарылдык. Өмет искән тарафларга - Без җәйләргә борылдык. Язмыш екса - сикереп торып, Кабат юлга җыендык. Кунган җирдә моң калдырып, Без җәйләргә борылдык. Яр эзләп озак йөрегәч, Насыйп ярга тарыдык....

Ир-ат булгач, атлар сыман,

Җигелдек, туарылдык.
Яздан күз күреме төшкә -
Без җәйләргә борылдык.
Ялан кырда сукмак эзләп,
Ак карларга сарылдык.
Өмет искән тарафларга -
Без җәйләргә борылдык.
Язмыш екса - сикереп торып,
Кабат юлга җыендык.
Кунган җирдә моң калдырып,
Без җәйләргә борылдык.
Яр эзләп озак йөрегәч,
Насыйп ярга тарыдык.
Сандугачларга ияреп,
Без җәйләргә борылдык.
Сезне дә үзенә тартсын
Бәхет дигән шул уйдык.
Җан ябышкан җәйләүләргә -
Без җәйләргә борылдык.
Ирендә - сөт, куенда - җыр,
Татар исән, тамыр нык.
Ат юырта, югалмагыз -
Без җәйләргә борылдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырь