Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Фәнүзә Могыйн кызы Фәттахованың якты истәлегенә

Шатлык белән хәсрәт, табу белән югалту янәшә атлый дип юкка гына әйтмиләрдер. 2020 елның 2 нче апрелендә пәнҗешәмбе көнне гомерен яшь буынны укыту-тәрбияләүгә, мәгарифкә багышлаган олы йөрәкле Фәттахова Фәнүзә Могыйн кызы бакыйлыкка күчте...

 
 Ул 1939 елның 8 февралендә Оренбург (Чкалов) өлкәсе Абдуллин районы Иске Шалты авылында туа. Гаиләдә икенче бала. Абыйсы һәм сеңелесе бар. Әтисе Могыйнның, яуга китүчеләр арбасына утырып сугышка китәсен, соңгы тапкыр хатынын, балаларын кочагына кысып: “Мин озак тормам, дошманны, тиз арада тар-мар итеп, берничә айдан кайтып та җитәрмен! Әнисе, балаларны исән-имин үстер, күз карасыдай сакла!”-дигән сүзләрен хәтерләми шул ике яшьлек кызчык. Әтисе 1945 елның апрелендә Германия җирендә, Бөек Ватан сугышында һәлак була, яу кырында гомере өзелү хәбәре 1945 елның июнендә килә.  

    
 Кечкенәдән укытучы булырга хыяллана кыз. Туган авылы Иске Шалтыда сигезъеллык мәктәптә укып, Башкортстандагы Бәләбәй педучилищесында белем ала. Һөнәри белем алганнан соң, туган авылы мәктәбендә балалар укыта. Шул ук белем бирү йортында Бөгелмә педагогия училищесыннан соң мәктәптә эшләргә җибәрелгән Якупов Гайса белән танышалар. 1961-1966 елларда икесе дә Казан Дәүләт педагогия институтында белем алалар.

 Фәттахова Фәнүзә Могыйн кызын 1985 елдан бирле беләм. Ул тирән белемле, ана телебезнең фанаты иде. Укучыларында татар теленең бөеклеген, әдәбиятының байлыгын, газиз телне яратырга тиешлекне дәлилләп яшәде. Шәкертләре аның дәресен көтеп алалар иде. Һәр укучыны бердәнбер улы Маратны яраткандай үз күрде. Җанында булган игелек-изгелекне, кешелеклелекне улына тапшырды ул. Бүгенге көндә югары белемле, тормышта үз юлын тапкан, әти-әни җанлы, чиста күңелле Марат күренекле ир-егет, кайгыртучан дүрт бала атасы.

 

Таһир Шәмсуаров

Язма кыскартылды. Тулысынча "Заман сулышы" газетында җомга санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев