Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлегендә «Әдәби бакча» клубы эшен башлады

Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлегендә «Әдәби бакча» клубы үз эшен башлап җибәрде.


Клуб кысаларында «Олы сәнгатькә багышланган гомер» дип аталган әдәби-музыкаль  кичәгә әдәбият сөюче дусларыбыз җыелды. Җырчы Әлфия Низамова, баянчы, Равил Гыйматдинов чакырылды.

Татар халык җыр-моңга гашыйк булуы белән аерылып тора. Әлфия Низамованың халыкчан җырлары, «Әдәби бакча» клубы әгъзалары күңеленә хуш килде. Равил Гыйматдинов сирәк талантларның берсе, җырны башкарганда кушылмыйча мөмкин түгел иде. Аның туган авыл, туган нигезгә багышланган җыры барысын да таң калдырды. Равил Гыйматдинов татар халык көйләренә тезмә уйнаганда, залдагылар күңелләре белән халкыбыз тарихын барлагандыр дип уйлыйм.

«Шигъри мизгел» сәхифәсендә исә танылган шагыйрә Мәһәрша Вәлиуллованың чыгышы бүгенге мәгьнәле кичәнең бизәген тәшкил итте. Ә Гәүһәр Капустина  исеменә җисеме туры килүен тагын бер кат раслады: аның “Алкалар” дигән юмористик шигыре кунакларыбызны ихлас күңелдән елмаерга мәҗбүр итте.

 

Ләйсән Рахманова,  

китапханәнең милли әдәбият
һәм туган якны өйрәнү бүлеге  китапханәчесе

Фотолар: үзәк китапханәдән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев