Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Ходай күрсәтер әле

Александровка авылы юнәлешендәге урман артында урнашкан бакчачылык ширкәтләре, шәһәрдән шактый читтә саналса да, бакча каракларының кулы анда да җитә икән. Моннан берничә ел элек тимердән эшләнгән су савытларын, торбаларны урлап бетергәч, ул "кара йөрәкләргә" эш беткән сыман иде. Республика хөкүмәтенең кара һәм төсле металл каракларына каршы кискен чаралар күрүе нәтиҗәсендә,...

Александровка авылы юнәлешендәге урман артында урнашкан бакчачылык ширкәтләре, шәһәрдән шактый читтә саналса да, бакча каракларының кулы анда да җитә икән.
Моннан берничә ел элек тимердән эшләнгән су савытларын, торбаларны урлап бетергәч, ул "кара йөрәкләргә" эш беткән сыман иде. Республика хөкүмәтенең кара һәм төсле металл каракларына каршы кискен чаралар күрүе нәтиҗәсендә, әлеге "шөгыль" игътибардан читләште. Әмма акча эшләү кәсебенә әйләнгән бу шөгыльдән тиз генә биздереп була микән андый кешеләрне? Тимердән эшләнгән ишек һәм тәрәзә яңаклары да байтак ләбаса! Бакчачылык ширкәтләренең кайсына гына күз төшерсәң дә, тегендә ишеге, монда тәрәзәсе йолкынган өйчекләр саны бихисап. Әй, чукынсыннар ла шушы тимер-томырлары белән! Муеннарына таксыннар! Күрше әби әйтмешли, Ходай Тәгалә күрсәтер әле үзләренә...
...Моннан берничә ел элек безнең зур булмаган участокта виноград куагы тернәкләнеп киткән иде. Мин аны берничә ел рәттән кышкы салкыннардан сакладым. Сакладым диюем, урманнан коелган яфраклар ташып, аның кәүсә-ботакларын калын катлам яфраклар астына яшерә идем. Виноград - үрелеп үсә торган куак. Шуңа күрә шартына китереп ясалган рәшәткә-баскыч аның өчен бик урынлы булды. Үзен ирекле хис иткән куак хәтта өйчекнең түбәсеннән дә югары үрмәләде. Һәм, билгеле, уңышы да озак көттермәде. Соңгы өч-дүрт елда виноград тәлгәшләреннән күпләр көнләшерлек иде. Җимеше коңгырт төстә. Тәме әчкелтем булуга карамастан, организм өчен кирәкле витаминнарга бик бай җимеш ул.
Менә шул виноград куагын быел төбе-тамыры белән казып алып, урлап киткәннәр. Әби әйткәч, авыр сулап куйган идем, үзем барып күргәч, билгесез каракларны аты-юлы белән сүгеп ташладым. Искитмәле! Кая бара бу тормыш, җәмәгать? Бүгенге "демократлар" тарафыннан "игълан ителгән" җавапсызлык, җәзасызлык, имансызлык 20 ел дәвамында шулкадәр тирән тамыр җәйде ки, тора-бара йоклаган җиреңнән эчке киемнәреңне урлап китсәләр дә, гаҗәпләнәсе түгел. Очын-очка ялгап, конверт белән хезмәт хакы алып яшәүчеләргә виноград куагы пычагыма да кирәкми. Ул берсеннән-берсе уздырып коттеджлар салучы, тимер рәшәткәле бакчалар тотучыга кирәк. Кеше баеган саен саранлана, урлаган саен шомара,хәйләкәрләнә, диләр. Бәлки, шуларның кыек гамәледер. Бик каргыйсым килсә дә ул затларны, тешне кысып булса да - түзәм. Күрше әби әйтмешли, Ходай күрсәтер әле үзләренә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча