Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Керкәле Тукмагының җиләкле болыннарын чүпкә батырганнар

Матур да соң безнең як табигате, Керкәле, Шөгер якларына таба китсәң, биек-биек таулар каршы ала, меңьеллык агачлар сәламли. Тик табигать матурлыгын, ямен бозучылар да бар. Әйләнә-тирәгә чүп-чар ташлап, экологиягә зыян китерүчеләр дә шактый.


Күптән түгел Керкәледән Гөлия Шириязданова борчылып, редакция белән элемтәгә керде.
-    Менә Керкәле Тукмагы ягындагы тауларда, болында җиләк җыярга дип килдем. Тик җиләкле аланнар чүпкә баткан. Менә шуңа йөрәгем әрни. Җиләк җыярга килүчеләр табигатькә шундый битарафлык күрсәтәләр. Табигать нигъмәте өчен рәхмәт әйтергә кирәк. Ә монда адым саен чүп-чар, - ди ул.

Әгәр без болыннарны, гомумән, табигатебезне шулай пычратабыз икән, киләсе елларда ул урында җиләк тә булмаячак бит. Чүпкә батачакбыз. Бу турыда уйланучы бар микән?

Туган як табигатенә карата шулай мәнсезлек күрсәтергә түгел дигән фикердә тора Гөлия Шириязданова. Пластик шешәгә су салып киләләр дә, суын эчеп бетергәч, шешәне ташлап калдырганнар, ди ул. Гөлия ханым җибәргән фотолардан күренгәнчә, нинди генә чүпләр юк. Ашамлык, эчемлек капларының чүпләре генә булса, бер хәл. Әнә күрәсезме, унитазларга кадәр монда аунап ята. Монысы инде бернинди кысаларга сыя торган эш түгел.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев