Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Кирлегәч мәктәбендә узган сыйныф сәгатеннән соң туган фикер. Укып карагыз

Күптән түгел бездә йогышлы авырулар һәм аларны кисәтүгә багышланган сыйныф сәгате узды. Әлеге мәкаләне мин шуннан соң язарга булдым. Сыйныф җитәкчебез җил чәчәге, кызылча, кызамык, бума ютәл кебек авырулар белән таныштырды. Элек бу чирләрдән ничек дәваланырга белмәгәннәр, күп кешенең гомере өзелгән. Әлбәттә, хәзерге заманда бу авырулар куркыныч тудырмый. Беренче чиратта,...

Күптән түгел бездә йогышлы авырулар һәм аларны кисәтүгә багышланган сыйныф сәгате узды. Әлеге мәкаләне мин шуннан соң язарга булдым.


Сыйныф җитәкчебез җил чәчәге, кызылча, кызамык, бума ютәл кебек авырулар белән таныштырды. Элек бу чирләрдән ничек дәваланырга белмәгәннәр, күп кешенең гомере өзелгән. Әлбәттә, хәзерге заманда бу авырулар куркыныч тудырмый. Беренче чиратта, вакцинация коткара замана кешесен. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, полиомиелит, столбняк, дифтерия, бума ютәл, кызамык, колак арты шешү (дуңгыз чире) кебек чирләрдән вакцина ясау ел саен 3 миллион баланың гомерен саклап кала икән.

Әниемнең ел саен безгә - өч баласына да, гриппка каршы укол ясатканына үпкәли идем. Башка сыйныфташларым көлеп йөри, ә мин авыртуга түзәргә тиеш. Җитмәсә, уколдан соң хәлсезлек, көйсезлек тә сизелергә мөмкин. Хәзер аңладым, чыннан да вакциналаштыру бик кирәк икән. Менә инде ничә ел рәттән грипп авыруы мине читләтеп уза. Сыйныфташларыма да, ниһаять, "барып җитте". Беркөнне Илүзә белән Фаил: "Быел без дә гриппка каршы укол ясатабыз, ел саен чирләп туйдык. Әнә Гөлнурны бернинди авыру да җиңә алмый." - диделәр.

Ә миңа нәрсә, мин шат кына. Беренчедән алар үз сәламәтлекләренә битараф түгел, икенчедән... хәер, беренчесе иң мөһиме бит инде, шулай бит!

Гөлнур Зиангирова, Кирлегәч мәктәбенең 7 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сочинение сыйныф сәгате