Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Кирлегәчлеләр авыл фельдшеры Гөлназ турында язалар

Иске Куактагы “мобиль поликлиника”га шунда яшәүчеләрдән тыш, якын-тирә авыллардагы халык та барган. Кирлегәчтән безнең даими хәбәрчебез Әлфия апа Галимова хәбәр итә:


-    "Мобиль поликлиника" машинасы Иске Куак хастаханәсе янында берничә көн булды. Тирә-як авыл кешеләре монда күренергә килделәр. Авыл кешеләре, бигрәк тә олы кешеләр өчен  уңай бу. Без гел шәһәргә барып йөри алмыйбыз бит. Хәтта социаль яклау бүлегеннән олы кешеләрне алып килергә машина  биргәннәр икән. Безнең  Кирлегәч фельдшеры Гөлназ Сәлахетдинова һәр кешенең авыру тарихын белеп, кемнең кайсы табибка күренергә икәнен аңлатып әйтеп тора. Гөлназ – сабыр гына, акыллы шәфкать туташы. Әле ярты еллап кына Кирлегәчтә эшли. Урмышлыда яши, безгә килеп эшләп йөри.

-    Күптән түгел авыл медпунктына күз табибы да килде. Ул -  Марат Шиһапов. Гөлназыбыз шул вакытта һәркемгә шалтыратып,  аңлатып күп кенә олы кешеләрне, шәһәр кабинетларында чиратта торудан коткарып, күзлекле итте, - дип әйтте Әлфия апа.

Авыл кешеләренә шундый уңайлыклар тудырган өчен Кирлегәч халкы бик шат булган. Җитәкчеләргә дә, фельдшер Гөлназга да эшләрендә уңышлар, сәламәтлек теләп калалар.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев