Заман сулышы

Куакбаш авылы китапханәсендә «Безнең Муса абыебыз” дип исемләнгән иртә

Куакбаш авылы китапханәсендә герой - шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган балалар иртәсе әнә шулай дип аталды. Бәйрәмгә "Чулпан" балалар бакчасына йөрүче нәниләр һәм Куакбаш мәктәбенең I сыйныф укучылары чакырылган иде. Балалар иртәсе Гөлинә Гататдинова башкаруында "Бүләк" шигыре белән башланып китте. Аннан соң китапханәче Гүзәлия Мифтахова балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты...

Куакбаш авылы китапханәсендә герой - шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган балалар иртәсе әнә шулай дип аталды.


Реклама

Бәйрәмгә "Чулпан" балалар бакчасына йөрүче нәниләр һәм Куакбаш мәктәбенең I сыйныф укучылары чакырылган иде.

Балалар иртәсе Гөлинә Гататдинова башкаруында "Бүләк" шигыре белән башланып китте. Аннан соң китапханәче Гүзәлия Мифтахова балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үтте. Аның чыгышы электрон презентация белән үрелеп барды.
Кечкенә китап сөючеләр дә бәйрәмгә буш кул белән килмәгән: алар сәнгатьле итеп Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләде, аның сүзләренә язылган җырлар башкарды.
Китапханәдә үткәрелгән шундый чаралар балалар күңелендә китапка карата җылы мөнәсәбәт тәрбияләргә, аларны китапханәгә тагын да ныграк җәлеп итәргә ярдәм итә.
Гүзәлия Мифтахова, китапханәче

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: