Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Куакбаш авылында ТАССРның 100 еллыгына багышланган кичә узды (фотолар)

Куакбаш авылында ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларга старт бирелде. Күптән түгел мәдәният йортында, шушы истәлекле датага багышлап, “Хәтер бизәге” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичәнең беренче өлеше авыл китапханәсендә башланып китте.


 Китапханә мөдире  Гүзәлия Мифтахова ТАССР оешу тарихын сөйләп, бик зур эчтәлекле видео-презентация күрсәтеп, үткәннәргә алып кайтты. Аннан ул 1920 – 1930 нчы еллар язучыларын, шагыйрьләрен искә алып, Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлына тукталып,  аның иҗатына тирәнтен  күзәтү ясады.

Гомерен  балалар тәрбияләүгә багышлаган,  лаеклы ялдагы укытучыларыбыз Розалия апа Төхбәтова  Марсель Галиев иҗаты белән таныштырса, Мәмдүдә апабыз Вәлиуллина – авылдашларыбыз һәм аларның иҗатлары турында сөйләде, үзенең тарихи табылдыклары белән уртаклашты.  

Сарман якларында туып үскән, Куакбаш авылы егете Насих абый белән тормыш корып, Лениногорск шәһәрендә яшәгән, лаеклы ялга чыккач, авылыбызга кайтып урнашкан, Фәнүсә апа Сәгъдиева үзенең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып китте. Тәүге тапкыр үзе язган шигырьләрне тамашачылар хозурына тәкъдим итте. Күбесе аның шигырьләрен беренче тапкыр ишетте.

Зөлфия Мөхәмәтҗанова үзенең шигырьләре белән авылыбыз халкына гына түгел, районда да яхшы таныш. Аның шигырьләрендә бүгенге көннең актуаль темалары чагыла. Кичәбездә ул туган җиребез, авылыбызның игътибарга лаеклы кешеләре турында шигырьләрен укып үтте.

 

Минзилә Әхмәтова,  авыл мәдәният йорты директоры

Язманың тулы вариантын "Заман сулышы" газетында укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X